Активистлар Чаллыда 150 капчыктан артык чүп җыйган

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

«Чаллы Яр» торак комплексы каршындагы Кама яры буенда «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль программасының «Вода России» бөтенроссия акциясе кысаларында өмә узды. Чара Татарстан Республикасы Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм шәһәр башкарма комитеты белән берлектә уздырылган.

Активистлар һәм җирле халык тарафыннан 2 чакрым Кама буе яры чистартылган. Калдыкларны аерым җыю ысулы белән территориядән  гомуми күләме 16 куб.м барлыгы 150 артык капчык белән чүп җыелган. Аны «Горзеленхоз» ААҖ чыгарган.

«Хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү бик рәхәт булды. Әйләнә-тирәлекне саклауга һәркайсыбыз үз өлешен кертте», - дип билгеләп үткән катнашучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International