Экология активистлары Казанның «Локомотив» комлыгы территориясеннән 140 килограмм чүп җыйган

2021 елның 16 июле, җомга

Бүген Идел елгасы яр буенда «Чиста Идел» проектын тормышка ашыру кысаларында чүп җыю буенча экология акциясе узды. Чара «Елгалардан башка ике кулсыз кебек» фонды тарафыннан оештырылды. Акциядә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, эшкуарлык тармагы вәкилләре һәм коммерцияле булмаган оешма активистлары катнашты. Бер сәгать эчендә активистлар 140 килограмм чүп җыеп алды. Ул өлешләргә бүленде. Барлыгы 2 чакрымнан артык яр буе территориясе чистартылды. Яр буе зонасындагы чүп «Идел буе экологиясе» компанияләр төркеме тарафыннан түгелде.

«Татарстанда мондый өмәләр даими рәвештә үткәрелә. Бу безнең халыкның әйләнә-тирәлекне саклауга җаваплы каравын күрсәтә. Республикабызның, шәһәребезнең чисталыгы һәм төзеклеге үзебездән тора», - дип искәртте Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Ольга Артемьева.

«Чиста Идел» экология проекты Россиянең алты эре шәһәрендә – Казан, Түбән Новгород, Чабаксар, Самара, Волгоград һәм Әстерханда тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International