Александр Шадриков: «Эковесна»ны татарстанлылар бик ошатты һәм ул традиционга әверелде»

2021 елның 5 июне, шимбә

Яшә, катнаш, җиңеп чык! «Эковесна - 2021» республика конкурсында җиңүчеләр бүген сәхнәгә шундый девиз белән чыктылар. Чара Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узды. Кунакларны һәм призерларны ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сәламләде. «Бүген, Эколог көнендә без монда конкурска йомгак ясау өчен җыелдык. Ел саен акциядә балалар бакчалары, мәктәпләр, югары уку йортлары, предприятиеләр, гаиләләр һәм муниципаль районнар катнаша. Республика территориясен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча муниципаль берәмлекләрдә зур эш алып барыла. Татарстанның төрле почмакларында яшәүчеләрнең үз яшәү урыннарына игътибар белән каравы куандыра», – дип билгеләп үтте министр һәм барысына да табигатьне саклау эшендә актив позицияләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров, республиканың төбәк операторлары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Быел акциядә 780 мең кеше катнашкан, «Иң яхшы экологик ишегалды» номинациясе яңалык булды, анда Алексеевск районының 3 нче «Восточный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе җиңүче булды. Азнакай районыннан Рәфыйковлар гаиләсе иң яхшы экологик гаилә дип табылды, алар 2009 елдан башлап ирекле рәвештә агач утырту белән шөгыльләнәләр, Ирекле авылы тирәсендә 200 гектардан артык агач утыртканнар. Экогаилә Кырымга юллама алды.

Шулай ук «Эковесна-2021» җиңүчеләр:

- «Иң яхшы балалар бакчасы» – Кукмара районының 10 номерлы «Ромашка» балалар бакчасы.

- «Иң яхшы мәктәп» – Кама Тамагы районы Тенеш ш.т.п Рудник урта гомуми белем бирү мәктәбе.

- «Иң яхшы предприятие»  - Түбән Кама районының «Танеко» АҖ.

Тантаналы чара кысаларында шулай ук «Халык контроле»ндәге эш нәтиҗәләре буенча үзләрен аеруча актив күрсәткән студентларны һәм югары уку йортларын да бүләкләделәр. Җиңүчеләр:

- «Иң актив югары уку йорты» номинациясендә:

1 урын – «Казан милли тикшеренү технология университеты» ЮҺБ ФДБМУ Түбән Кама химия-технология институты (филиал);

2 урын – «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ;

3 урын – Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы.

- «Иң актив студент» номинациясендә:

1 урын – Сәлахетдинов Рөстәм Рамил улы, «Казан милли тикшеренү технология университеты» ЮҺБ ФДБМУнең Түбән Кама химия-технология институты (филиал) студенты;

2 урын – Сафина Диана Марат кызы, «Россия дәүләт гадел хөкем университеты» ЮҺБ ФДБМУнең Казан филиалы студенты;

3 урын – Фәттахова Камилә Марат кызы, «Казан (Идел буе) федераль университеты» ЮҺБ ФДБМУ студенты.

 

Барлык призерларны котлыйбыз һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга багышланган игелекле эшләрендә алга таба да уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International