5 июньдә Тирән Күлнең яр буе территориясен җыештыруга бәйле акция узачак

2021 елның 4 июне, җомга

Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көнендә Казан шәһәрендә Тирән Күл территориясендә өмә үткәреләчәк. Шулай ук, 5 июньдә Халыкара сулыкларны чистарту көне дә билгеләп үтелә. Чараны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе белән берлектә оештыра.

Чара 10:00 сәгатьтә башлана. Инвентарьлар урында биреләчәк. Теләге булганнарның барысын да акциягә кушылырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International