Азнакай районында 4500 кв. метр мәйданлы чүплек бетерелгән

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Азнакай районының Тымытык авылы территориясен каты көнкүреш калдыклары белән чүпләгәннәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары табигать саклау законнарын бозу очрагын ачыклаган. Чүплекнең мәйданы – 4500 кв.метр, күләме – 1350 куб.метр. Экологлар «Әйләнә-тирәлекне саклау турында»  2002 елның 10 гыйнварындагы 7-ФЗ номерлы Федераль законның 51 статьясы һәм 2001 елның 25 октябрендәге 134-ФЗ номерлы РФ Җир кодексының 42 статьясы буенча хокук бозу турында тикшерү акты төзегән.

Хәзерге вакытта Азнакай районы башкарма комитеты тарафыннан территория санитар тәртипкә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International