Казан шәһәре Авиатөзелеш районының контейнер мәйданчыклары «ПЖКХ» ИК төбәк операторы белән берлектә тикшерелде

2021 елның 7 мае, җомга

Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре, «ПЖКХ» ИК белән берлектә, контейнер мәйданчыкларында төзелеш калдыкларын ташлауга бәйле закон бозу очракларын ачыклау буенча рейдка чыкты. Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы территориясе, аерым алганда, Давыдов, Черкасов, Үзәк-Мариупольская урамнары тикшерелде.

«Язгы чорда контейнер мәйданчыклары еш кына төзелеш калдыклары чүплегенә әверелә. Мондый чүпне чыгару белән шөгыльләнүче затларның еш кына махсус җыю урыннарына барып җитмәве һәм төзелеш калдыкларын каты коммуналь калдык ташлый торган бункерларга ташлап калдыруы белән хәл тагын да катлаулана», – дип билгеләп үтә төбәк операторы вәкилләре. «Контейнер мәйданчыгын һәм янәшәдәге территорияне карап тоту өчен мәйданчык милекчесе җаваплы. Төзелеш һәм ремонт калдыклары булган кешеләр бункер урнаштырып, алга таба төзелеш калдыкларын төбәк операторы тарафыннан чыгаруны тәэмин итәргә тиеш», – ди Үзәк территориаль идарә инспекторы Анна Сәлахова.
Исегезгә төшерәбез, контейнер мәйданчыгына якын территориядә калдыклар ташлаганда Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 ст. кулланыла. Хокук бозучыларга карата административ беркетмә төзелә, физик затларга – 1 мең сумнан алып, вазыйфаи затларга – 10-30 мең сум, юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына.

Шунысын да хәбәр итәбез, гражданнар теләсә нинди табигать законнары бозылу очракларын фотога төшереп, экологларга түбәндәге элемтә каналлары аша җибәрә ала:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;
- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;
- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International