«Бүлү кагыйдәләре» конкурсы кысаларында экологик марафонда җиңүчеләр бүләкләнде

2021 елның 16 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында «Бүлү кагыйдәләре» конкурсы кысаларында үткәрелә торган экомарафонда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Конкурсны оештыручылар – ТР Экология министрлыгы ярдәмендә, Мега Казан, Леруа Мерлен сәүдә үзәкләре һәм «ИННОКАМ» ассоциациясе.

Исегезгә төшерәбез, «Бүлү кагыйдәләре» конкурсы 1 мартта башланган иде һәм 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Ярышларда Казанның өч югары уку йорты – КДЭУ, КХТИ һәм КАИ студентлары катнашты. Өч ай дәвамында балалар ПЭТ-шешәләр, ПНД, пыяла һәм макулатураны аерым җыячак. Команда зачетыннан тыш, белем бирү учреждениеләре укучылары шәхси зачетта да көч сынаша алачак. Моның өчен алар марафонның төрле биремнәрен үти, әлеге биремнәр Instagram сайтында «Казанда бүлү кагыйдәләре» аккаунтының рәсми битендә басыла: https://instagram.com/pravila_deleniya_kazan?igshid=yeliclw6lk0w. 

Чара барышында Мега Казан сәүдә үзәге вәкиле Елена Тянигина конкурс кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде һәм проектның башка төбәкләрдә дә киң колач җәячәген билгеләп үтте.

Экомарафонда Казан милли тикшеренү технология университеты студентлары җиңеп чыкты: 1 урынны – Вероника Пономарева, 2 урынны – Олеся Платон, 3 урынны Екатерина Шуршавина яулады. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Үз чиратында экология министры Александр Шадриков Мега Казан сәүдә үзәге, Леруа Мерлен сәүдә үзәге, «ИННОКАМ» ассоциациясе вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде, мондый экологик проектларның дәвамлы булырга тиешлеге турында һәм яшьләрнең елдан-ел экологик культура белән ныграк якынаюын билгеләп үтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International