Хатын-кызлар батырлыгы. Хатын-кыз-инспекторлар – экология сагында

2021 елның 5 марты, җомга

Елның теләсә кайсы вакытында ... Нинди генә һава торышы булмасын – алар табигать сагында. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында әйләнә-тирә мохиткә файда китерү өчен 286 хатын-кыз эшли. Атмосфера һавасын, су һәм җир асты байлыкларын саклау өчен нон-стоп, 24/7 режимында Министрлыкның территориаль идарәләрендә эшләүче хатын-кыз-инспекторлар көч куя. Аларның берсе – Кама аръягы территориаль идарәсе хезмәткәре Ландыш Халикова. Ел әйләнәсе, менә инде 12 ел дәвамында, ул карьерларны һәм җир участокларын тикшерә. Эшендә кирәкле бар әйбере үзе белән: геодезик җиһазлар, квадракоптер, рулетка һәм башка җайланмалар.  «Җәен машинада, катерда йөрибез, кышын кар чаналарын кулланабыз. Кайчагында карьераны үлчәү өчен көн саен йөзләгән километр юл үтәбез», – дип сөйли Ландыш Газинуровна. Ә узган атнада, дәүләт экология күзәтчелеге кысаларында Түбән Кама шәһәре буенча уздырылган рейд барышында Ландыш Халикова 50 кв. метр мәйданда калдыклар ташланган урынга тап булган. Әлеге факт буенча физик зат Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясының 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган.

Рейдлар, тикшерүләр, кешеләр белән аралашу, укыту – гаиләле, ана булуларына карамастан, алар барысын бергә алып баралар.  Әмма иң мөһиме, ТР Экология министрлыгының инспектор-хатын-кызлар әйткәнчә, бу киләчәк буыннар өчен табигатьне саклауга өлеш кертүең турында аңлап эш итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International