Бүген «Чистый Татарстан» программасында – «Бүлү кагыйдәләре» турында

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

«ЭФИР» телеканалындагы «Чистый Татарстан» программасында 1 марттан башланып киткән «Бүлү кагыйдәләре» дигән яңа экологик проект темасы буенча фикер алышачаклар. Студия кунаклары – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмат системалары һәм экологик агарту идарәсе җитәкчесе Дамир Вәлиуллин һәм Мега Казан сәүдә үзәгенең җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Елена Тянигина проектның нидән гыйбарәт булуы һәм аның максаты турында сөйләячәкләр. Шулай ук спикерлар быел гражданнарның нинди планлаштырыла торган экологик акцияләрдә катнаша алачагы турында да мәгълүмат җиткерәчәк.

Программаны бүген 19.45 һәм 22.45 сәгатьтә «ЭФИР» телеканалында карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International