Автокалада «Яшел эстафета» конкурсының икенче этабы узган

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Чаллы шәһәренең 4нче балалар экология-биология үзәгендә «Яшел эстафета» шәһәр экологик-туган якны өйрәнү уен программасының икенче этабы узган. Бу чараның максаты – әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләү, мәктәп балаларының игътибарын биологик төрлелекне саклауга җәлеп итү.

«Беренче этап узган елның ноябрь аенда ук узды һәм Тыюлык эше хезмәткәрләре көненә багышланган иде», – дип хәбәр итте Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе белгече Ләйлә Галимова.

Уенның икенче этабы «Минем шәһәр – Чаллы» исеме астында викторина форматында узган. Балалар герб символикасы һәм шәһәрне төзү тарихы, танылган объектлар, һәйкәлләр, проспектлар, автокаланың корылмалары кебек темаларга мәсьәләләр чишкән.

2 этап йомгаклары буенча 33 нче гомумбелем урта мәктәбенең «Гринвуд» командасы, 15 нче урта гомумбелем мәктәбенең  «Яшел шәһәр» командасы һәм 57 нче гимназиянең  «Яшь биологлар» командасы алда бара.

Соңгы этап – «Экологик карусель»  апрель аенда узачак, ул Халыкара урманнар көненә багышланачак. Җиңүчеләрне май аенда игълан итәчәкләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International