Мәскәү компаниясе мәгълүматларны тапшырмаган өчен штрафка тартылган

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе тарафыннан автокалада эшчәнлек алып баручы Мәскәү компаниясенә карата 30 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнгән. Техник газлар җитештерү белән шөгыльләнеп, юридик зат әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектны дәүләт исәбенә кую өчен гариза тапшырмаган. Объектны файдалануга тапшырганнан соң алты айлык вакытны бозган өчен предприятие Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.6 статьясы буенча («Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларны дәүләт исәбенә куюга гариза бирү, исәп мәгълүматларын актуальләштерү өчен белешмәләр бирү бурычларын үтәмәү яки вакытында үтәмәү») административ җаваплылыкка тартылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International