Рөстәм Миңнеханов Coca-Cola HBC Россия компаниясе генераль директоры белән очрашты

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Бүген Мәскәүдә Гайдар форумы-2021 кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Coca-Cola HBC Россия компаниясе генераль директоры Александр Ружевич белән очрашты, дип хәбәр ителә Президентның рәсми сайтында. Чарада шулай ук Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков та катнашты.

 Очрашу кысаларында яклар уртак экологик инициативаларны гамәлгә ашыру турында фикер алышкан. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан һәм Coca-Cola каты коммуналь калдыкларны аерым туплау һәм җыю культурасын үстерү турында килешүгә кул куйган иде. Аның нигезендә Татарстанда чүп-чарны аерым җыю инфраструктурасы камилләштерелә, шулай ук экологик агарту проектлары гамәлгә ашырыла.

Шулай ук, очрашу барышында катнашучылар 2022 елда Казанда узачак махсус Олимпиадага әзерлек һәм аны уздыру мәсьәләләрен дә караган. Россия бу ярышларны беренче тапкыр кабул итә. Элегрәк Coca‑Cola компаниясе социаль әһәмиятле спорт чарасының рәсми партнеры булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International