Әлмәттә Нәриман елгасы ярын пычрак кар белән каплаганнар

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Нәриман елгасының яр буе полосасында законсыз рәвештә пычрак кар ташлау фактын теркәгән. Кар өемнәре бирегә Әлмәт шәһәренең бер предприятиесенең җитештерү базасы территориясеннән китерелгән, дип фаразлана.

Өемнәрнең гомуми мәйданы 72 куб. м. тәшкил итә. Химик матдәләр концентрациясен ачыклау өчен кар пробалары алынган, атна дәвамында анализ нәтиҗәләре билгеле булачак.

Пычраткыч матдәләр булуын раслаган очракта, хокук бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Су объектларын саклауга карата аларның пычрану, чүпләнү һәм (яки) арыклану ихтималын китереп чыгарырга мөмкин булган таләпләрне бозу» дигән 8.3 статьясының 4 өлеше буенча административ җаваплылык яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International