Җир асты байлыкларыннан файдалану советы президиумы 2021 елга эш планын раслады

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы президиумы белән быел соңгы очрашу булып узды. Башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм киләсе елга эш планы расланды.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча очрашуда катнашучылар җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә килеп туган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән эшлекле очрашулар һәм семинарлар үткәрү бурычын билгеләде. Мисал өчен, җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның 2021 елда статистик хисап формаларын тапшырганда таләпләрнең үзгәрүе һәм документларны караганда яңалыклар белән танышу максатында Экология һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең (Ростехнадзор) Татарстан Республикасы буенча Технологик һәм экологик күзәтчелек идарәсе, Идел буе федераль округы буенча җир асты байлыкларыннан файдалану департаменты һәм «Идел буе федераль округы буенча геологик мәгълүмат территориаль фонды» ФБУнең Татарстан филиалы вәкилләре белән очрашу кирәклеге турында билгеләнде. Экология министрлыгы һәм Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы планнарында ТР Дәүләт заказы агентлыгы белгечләре катнашында семинар оештыру, ТР МБ Советы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре белән эшлекле очрашу, шулай ук гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару эшләрен башкарганда җибәрелә торган хаталарны ачыклау максатында карьерларның берсе буенча урынга чыгу каралган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International