3 декабрьдән юрдиктант.рф порталында IV Бөтенроссия хокукый диктанты старт ала

2020 елның 27 ноябре, җомга

2020 елның 3 декабреннән 10 декабренә кадәр халыкның хокукый белем дәрәҗәсен бәяләү максатында Дүртенче Бөтенроссия хокукый (юридик) диктанты узачак. Диктантны оештыручылар булып «О.Е. исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе (МГЮА) ярдәме белән«Россия юристлары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы һәм «Деловая Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы тора.

Диктантның төп бурычлары – төрле халык катламнарының үз хокукларын  өйрәнүгә мотивациясен күтәрү, яшен һәм социаль структурасын исәпкә алып,  Россия халкының хокукый белем дәрәҗәсе турында объектив мәгълүмат алу,  массакүләм мәгълүмат чараларын һәм Россия җәмгыятен халыкның хокукый  культура дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләсенә җәлеп итү, белем бирү  программаларын камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү.

Яңа коронавирус инфекциясе COVID-19 таралу шартларында диктант онлайн режимында юрдиктант.рф рәсми порталында уздырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International