Экология министрлыгы хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктантына кушылды

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре һәм үзәк аппарат хезмәткәрләре Бөтенроссия экологик диктантында катнаштылар. Экологик агарту чарасын ачып, Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский проектның офлайн-форматта беренче тапкыр уздырылуы һәм Бөтендөнья калдыкларны икенчел эшкәртү көненә багышлануы хакында билгеләп үтте.  

Акциядә барлыгы 90 кеше катнашты, шуларның 70 – Министрлыкның территориаль идарәләреннән. Белгечләр, 45 минут дәвамында 25 сорауга җавап биреп, үзләренең белемнәрен тикшерде. «Һәр дөрес җавап өчен бер балл исәпләнә. Акциядә катнашып, 23-25 балл җыючылар – I дәрәҗә җиңүче дипломы, 20-22 балл туплаучылар – II дәрәҗә җиңүче дипломы һәм 16-19 балл туплаучылар III дәрәҗә җиңүче дипломы алачак. 1-15 дөрес җавап өчен – катнашучы сертификатлары. Тест нәтиҗәләре 18 ноябрьдән соң билгеле булачак», – дип хәбәр итте экологик белем бирү бүлеге җитәкчесе Ольга Артемьева.

Әлеге проектның максаты – халыкның төрле катламнары арасында экологик белемнәрне популярлаштыру, экологик хокук бозуларны кисәтү чарасы буларак экологик грамоталылык дәрәҗәсен арттыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International