Тәтеш шәһәренең «Берёзка» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр «Песнәк көне»н билгеләп үткән

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, Россиякүләм «Песнәк көне»ндә, «Берёзка» балалар бакчасында экологик чаралар үткәрелгән. Шулай итеп, кече төркемнәрдәге балалар кәгазьдән песнәк ясаган һәм «Кошларны саклагыз» дигән стена газетасы чыгарган. Табигать саклау чарасында өлкән һәм әзерлек төркемнәре актив катнашкан. Балалар табышмакларга җавап биргән, кошларның тышкы кыяфәте һәм аларны үрчетү үзенчәлекләрен билгеләп үткән, шулай ук канатлы дуслар өчен җимлек запасларын тулыландырып, аларны мәгариф учреждениесе ишегалдында элеп чыкканнар. Тәрбиячеләр, кыш көне кошларны һичшиксез ашатырга кирәк, дип сөйләгән.  Балалар үзләре өчен шундый нәтиҗә ясаган: сары түшле кошлар «Песнәк көне»ндә генә түгел, һәрчак кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International