Буа шәһәре экологлары «яшел көн» үткәргән

2020 елның 10 ноябре, сишәмбе

«Табигатьнең яшел йөрәге һәрвакыт тибеп торсын!» - шундый девиз астында Буа шәһәренең «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «яшел көн» үткәргән. Чара иртәнге гимнастикадан «Яшел болында» башланып киткән, аннан соң яшел төс турында әңгәмә белән дәвам иттерелгән. «Бу төсмер начар кәефне, борчылуны бетерә, арыганлыкны киметергә ярдәм итә. Табигатьтә, урманда, яшел үлән һәм агачлар тирәсендә булганда, без үзебезне яхшырак, көчлерәк хис итәбез, бу юкка түгел», - дип сөйләгән балаларга белем бирү учреждениесе педагоглары. Көн дәвамында балалар шулай ук «Фәкать яшел…», «Яшел төстә ни була?», «Бакалар – яшел колаклар», «Яшел яулык», «Яшел болын» һ.б. сөйләм һәм хәрәкәт уеннарын актив уйнаган. «Мондый чаралар экологларның белемнәрен киңәйтә, экологик культура һәм экологик белемлелек кебек шәхес сыйфатларын формалаштыруга ярдәм итә», - дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International