Авиатөзелеш районында оператив рәвештә чүплек бетерелгән

2020 елның 20 октябре, сишәмбе

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Мариуполь һәм Черкасов урамнары киселешендә гражданнар мөрәҗәгате буенча җитештерү һәм куллану калдыкларының туфракка ташлау очрагына тап булганнар. Рөхсәтсез калдык ташлау мәйданы 125 кв. метр тәшкил итә, аның күләме – 67 куб. метр.

Хәзерге вакытта Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе тарафыннан территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International