Буаның «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр батарейкаларның әйләнә-тирәлеккә йогынтысын өйрәнгән

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Кечкенә батарейканың зур бәлагә китерүенә ничек юл куймаска? Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Буа шәһәренең «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр белән танып-белүле экология дәресен үткәргән.

Балалар батарейкаларны чүп чиләгенә ташларга ярамаганлыгын белгән. Аларга көнкүреш чүп-чарына эләккәч, файдаланылган ток чыганакларының хәтәр булуы һәм ни өчен махсус утильләштерүгә мохтаҗ булуы турында аңлатылган.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, ата-аналар һәм балалар бакчасы коллективы көче белән җыелган батарейкалар, киләчәктә утильләштерү өчен, экологларга тапшырылган. Эшкәртелгән туклану элементларының гомуми авырлыгы 25 кг тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International