Актаныш районы укучылары экологик белемнәрен тирәнәйтте

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Актаныш районы Пучы урта мәктәбендә укучыларны чүп-чарны аерым җыю күнекмәләренә өйрәтү буенча экологик дәрес узды. Уен формасында укучылар калдыклар белән ничек дөрес эш итәргә кирәклеген һәм көндәлек тормышта чүп-чар эзен киметү өчен ничек эшләргә кирәклеген ачыклады. Шулай ук укучылар файдаланылган батарейкаларны ташларга ярамавын да искә төшерделәр, чөнки аларда экология өчен зарарлы кушылмалар күп. «Мондый чараларның максаты – балаларны калдыклар белән дөрес эш итүгә һәм табигатьтә үз-үзеңне аңлы тотарга өйрәтү. Бу эштә иң мөһиме – үзеңнән башлау. Чөнки һәр аерым алынган кеше дөньядагы экологик хәлгә йогынты ясарга мөмкин», – дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече Владимир Мозаффаров. 

Тематик дәрестән соң балалар Әнәк авылы музей-йортында булдылар, анда татар халкының көнкүреше белән таныштылар, декоратив-гамәли сәнгать әйберләрен һәм агач коралларын күрделәр. Чара уңышлы узды, укучылар экспозицияне кызыксынып карады һәм музей хезмәткәрләренә танып-белү экскурсиясе өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International