Туфракта табылган калдыклар өчен «Агроторг» ҖЧҖ «Пятерочка» һәм «Х5-ремонт» ҖЧҖ судта җавап тотачак

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәр судына «Агроторг» ҖЧҖ һәм «Х5-ремонт» ҖЧҖ оешмаларын административ җаваплылыкка тарту турында материаллар җибәрелде. Тикшерү кысаларында экологлар компанияләрнең Әлмәт шәһәренең Урсалы микрорайонда 2 мең кв. метр күләмендәге чүплекне оештыруда катнашы булуын дәлилләгән.

Исегезгә төшерәбез, әлеге очрак Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан апрель аенда ачыкланган иде. «Пятерочка» кибетләренең берсендә (юридик зат – «Агроторг» ҖЧҖ) башкарылган ремонт эшләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән төзелеш чүп-чарын, генподрядчы – «Х5-ремонт» ҖЧҖ – туфракка чыгарып ташларга булган. «Агроторг» ҖЧҖ эшчәнлегендә дә калдыклар белән эш иткәндә таләпләрне үтәмәү очраклары ачыкланган, компания гаебе чүп-чарның морфологик составын өйрәнгәннән соң билгеле булган. Юридик затларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.2 статьясының 1 өлеше буенча административ беркетмәләр төзелгән. 

Хокук бозу очракларының күбесе нәкъ менә төзелеш калдыкларын утильләштерүгә бәйле. Хәзерге вакытта ТР Экология министрлыгы тарафыннан төзелеш һәм ремонт калдыклары белән эш итү буенча бу калдыкларның зур өлешен икенчел әйләнешкә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк тәртибен раслау мәсьәләсе карала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International