Экологлар Әгерҗе шәһәрендә законсыз рәвештә юынты су агызылуын ачыклаган

2020 елның 7 августы, җомга

ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Әгерҗе шәһәрендәге бер предприятие территориясендә туфракка һәм инешкә канализация агымнары агызуны теркәгән. Тикшерү барышында канализация коесыннан пычранган суның әүвәл җиргә эләгүе, ә аннары исемсез инешкә агып төшүе билгеле булган. Пычранган кишәрлекнең мәйданы 16 кв. метр тәшкил итә. Аналитик контрольлек буенча махсус инспекция белгечләре туфрак һәм агынты пробаларын алган. Туфрак анализы тимер микъдарының – 3 тапкырга, анион өслек-актив матдәләр (АПАВ) буенча 2,8 тапкырга артык булуын күрсәткән. Анализ нәтиҗәләре буенча марганец буенча арту күренеше – 8,8 тапкыр, ә кислородны биохимик куллану (БПК) буенча – 1,8 тапкыр.

Әлеге фактлар буенча юридик затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Су объектының яр буе саклау полосасыннан, су объектының су саклау зонасыннан, хуҗалык һәм башка эшчәнлек чикләүләрен бозып файдалану» дигән 8.42 статьясының 1 өлеше, «Туфракның уңдырышлы катламын юк итү, шулай ук пестицидлар һәм агрохимикатлар яисә кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган башка матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә җирләрне бозу» дигән 8.6 статьясының 2 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелгән. Шулай ук 240 мең сум күләмендә штраф рәвешендә административ җәза билгеләү турында карар да чыгарылган. Бүгенге көндә административ хокук бозу сәбәпләре һәм шартлары тулы күләмдә бетерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International