Экологлар күрсәтмәсе буенча Шилнә елгасындагы койма сүтелгән

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Бер гражданин Шилнә елгасының су саклау зонасында койма урнаштырып куеп, гражданнарның су янына ирекле үтеп керә алу мөмкинлеген чикләгән булган. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районы, Олы Шилнә авылындагы әлеге закон бозу очрагын гражданнардан килгән мөрәҗәгать буенча ачыклаган.

Әлеге фактлар Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1 статьясын («Уртак файдаланудагы су объектына һәм аның яр буе полосасына гражданнарның ирекле рәвештә үтеп керә алуын тәэмин итү шартларын үтәмәү») бозу булып тора. Гаепле затка карата административ хокук бозу турында акт төзелгән һәм штраф салынган. Карар белән килешмичә, гражданин Тукай район судына шикаять белән мөрәҗәгать иткән, әмма суд экологлар күрсәтмәсен үз көчендә калдырган.

Исегезгә төшерәбез, су саклау зонасы сулыкка якын килергә теләгән һәр кешегә ачык булырга тиеш. 5 метрдан башлап (кечкенә елгалар янында) 20 метр киңлектәге (зур сулыклар янында) су участогы хосусыйлаштырылырга тиеш түгел. Яр буендагы барлык коймалар һәм киртәләр законсыз булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International