Чираттагы миссия үтәлгән. «Экология» илкүләм проекты кысаларында «Лесное» күле чистартылган

2020 елның 24 июле, җомга

Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге вәкилләре, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, җәмәгать оешмалары волонтерлары һәм битараф булмаган гражданнар белән берлектә, Казанның Авиатөзелеш районындагы Лесное күленең яр буе зонасын һәм күлнең үзен чистарткан. Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында оештырылган.

«Чиста булачак» яшьләр республика экологик хәрәкәте активистлары волонтерлар һәм җирле халык белән яр буе территориясендә тәртип урнаштырган арада, аквалангистлар күлнең төбен чистарткан. «Су объектыннан без 3 куб. метр чүп-чар алдык, ә яр буе территориясендә 15 капчыктан артык чүп-чар җыелды. Табылган әйберләр арасында: күбрәк пыяла һәм пластик савытлар. Бу территориягә ел саен киләбез һәм бүген без монда дүртенче тапкыр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чыгарыла торган чүп күләме кими, уңай динамика күзәтелә», – дип хәбәр итте ТР буенча РГҖ рәисе урынбасары Андрей Агарков. 

Җыелган чүпне «ПЖКХ» ИК» көнбатыш зонасы төбәк операторы чыгарган.

«Бүгенге көндә бөтен республика буенча су объектларын чистарту буенча 200дән артык чара оештырылды, һәм без санны ике тапкыр арттырырга тырышабыз», – дип билгеләп үтте ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту бүлеге башлыгы Ольга Артемьева.

Санитар акцияләрдә теләгән һәркем катнаша ала. Гражданнар шундый чараларны теге яки бу су объектында оештыру буенча инициатива белдерсә, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлегенә 267-68-11 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International