Туфракка калдык ташлаган өчен «АиФ Групп» ҖЧҖ 40 мең сум штраф түләячәк

2020 елның 24 июле, җомга

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Мамадыш шәһәрендә туфракка җитештерү һәм куллану калдыкларын, аерым алганда, пыяла һәм тукыма булмаган материаллар (сүс һәм җеп) ташлануын ачыклаган. Предприятие эшчәнлеге нәтиҗәсендә аның территориясендә барлыкка килгән калдыклар 52 кв. метр мәйдан били, күләме – 47 куб. метр.

Вазыйфаи затка карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Җитештерү һәм куллану калдыкларын җыйганда, туплаганда, транспорт белән күчергәндә, эшкәрткәндә, утильләштергәндә яки зарарсызландырганда әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне бозу» дигән 8.2 статьясының 1 өлеше, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының «Әлеге статьяның 1 өлешендә каралган, кешеләрнең сәламәтлегенә яки әйләнә-тирәлеккә зыян салынуга китергән яки эпидемия яки эпизоотия китереп чыгарган гамәлләр (гамәл кылмау), әгәр бу гамәлләрдә (гамәл кылмауда) җинаять җәзасына тартырлык гамәлләр булмаса» дигән 8.2 статьясының 3 өлеше буенче беркетмә төзелгән, шулай ук хокук бозу очрагын юкка чыгару турында күрсәтмә дә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International