Республика башкаласында 300 кв. метр мәйданлы чүплек ачыкланган.

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында гражданнар мөрәҗәгате буенча калдыклар белән эш итү таләпләрен үтәмәү очрагы ачыкланган. Чүп-чар Ленинград урамы буенча 300 кв. метрдан артык мәйданда теркәлгән.

Хәзер ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары җир кишәрлегенә хокук иясен билгели. ТР буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы территориясендә табигать саклау законнарын бозуларны теркәүдә ярдәм иткән гражданнарга түләүләрне гамәлгә ашыру тәртибе нигезендә 1500 сум күләмендә акча түләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International