Бер ай вакыт. Урман Зәе елгасы янында законсыз төзелгән койма шул вакыт эчендә сүтелгән булырга тиеш

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Әлмәт районының Сосновка авылында су объектына ирекле керү мөмкинлеген чикләү очрагы ачыкланган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары, Урман Зәе елгасының су саклау зоналарын тикшерү барышында, закон бозу очрагына тап булган.

Экологлар хәбәр иткәнчә, гражданин судан 4,8 м ераклыкта тимер койма торгызган, ә яр буе полосасының һәркем файдалана алырлык киңлеге 20 метр булырга тиеш. «Нинди дә булса корылма төзү яки яр буе полосасыннан файдалануда башка каршылыклар тудыру башка затларның су объекты янында йөрүенә һәм булуына бәйле хокукларын боза», - дип аңлата инспекторлар. Хокук бозучыга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.12.1 статьясы буенча административ беркетмә төзелгән, койманы 1 ай эчендә сүтү турында күрсәтмә бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International