Бүген Үзәк территориаль идарә беренче яртыеллыкка йомгак ясады

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары 868 хокук бозу очрагын ачыклаган. Күзәтчелек Казан шәһәре, Зеленодольск, Лаеш, Биектау, Питрәч һәм Югары Ослан районнары территориясендә башкарылган.

Аппарат киңәшмәсе кысаларында Үзәк территориаль идарә башлыгы Радик Нәҗметдинов хәбәр иткәнчә, идарә материаллары буенча 5 җинаять эше кузгатылган: законсыз эшкуарлык фактлары (РФ Җинаять кодексының 171 статьясының 1 өлеше) һәм экологик куркыныч матдәләр һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу (РФ Җинаять кодексының 247 статьясының 1 өлеше), 8,4 млн. сумнан артык штраф салынган, шуларның 5,8 млн. сумы түләттерелгән.

Министрлыкның Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе белән берлектә гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча атмосфера һавасыннан 226 инструменталь проба алынган. Җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә 56 хокук бозу очрагы чикләнгән, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә закон бозган өчен 329 административ материал төзелгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International