ВКС форматында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча фикер алыштылар

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Су ресурслары федераль агентлыгы белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, «Татэнерго» АҖ, Росгидромет, Росрыболовство, «Россия ЕЭС» РАҖ, «РусГидро» ГАҖ, шулай ук Самара, Саратов, Волгоград һәм Әстерхан өлкәләре башкарма хакимияте органнары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында, Су ресурслары федераль агентлыгы вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Татарстанның табигать саклау ведомствосы башлыгы ташландык чыгымнар режимын 5600-6200 куб. м/с дәрәҗәсендә саклап калу кирәклеген ассызыклады. Бүгенге көндә Жигулев гидроузелындагы дәрәҗә 53,08 м (БС) тәшкил итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Куйбышев сусаклагычында промысел балыкларының уылдык чәчүе уңышлы тәмамланган. Судагы биологик ресурсларны яңадан торгызу өчен сусаклагычта югары дәрәҗә тәэмин ителә, ул су хайваннары өчен уңайлы шарт булып тора.

Утырыш нәтиҗәләре буенча, сусаклагычларның расланган эш режимнары Су ресурслары федераль агентлыгы сайтында бастырып чыгарылачак (http://voda.mnr.gov.ru/activities/list.php?part=37). Киләсе утырыш 6 нчы августка планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International