«Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге белән хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Бүген Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәге арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Документны Татарстанның экология министры Александр Шадриков һәм РФА академик-директоры, химия фәннәре докторы Олег Синяшин имзалады.

Килешү Татарстан Республикасы сәнәгать объектларында экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә Компетенция үзәге эше кысаларында мәгълүмати багланышларны күздә тота. Хезмәттәшлек кысаларында яклар экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, көнүзәк экологик проблемаларны хәл итү, табигатьтән рациональ файдалану, биологик төрлелекне саклау, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны булдырмау өлкәсендәге эшчәнлекне тормышка ашырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International