ZOOM конференциясе режимында яклар экология өлкәсендә мәҗбүри таләпләр бозылуга юл куймау чаралары турында фикер алышты, шулай ук 2020 елның беренче яртыеллыгында хокук куллану практикасына йомгак ясады.
Аерым алганда, судан файдалану турында килешүләр төзү, җитештерүгә экология контролен оештыру һәм гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында чаралар планлаштыру турында хисаплар тапшыру тәртибе һәм сроклары каралды. Үзәк территориаль идарә белгечләре, Министрлык боерыгы нигезендә, планлы тикшерүләрнең 2020 елга ел саен үткәрелә торган тикшерүләр планыннан төшереп калдырылуы турында билгеләп үтте.
Фикер алышуда Зеленодольск, Биектау, Лаеш, Питрәч районнары һәм Казан шәһәре вәкилләре катнашты. Чара «Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру» максатчан моделен Татарстан Республикасында гамәлгә кертү буенча «Юл картасы»н гамәлгә ашыру максатларында үткәрелде.