Александр Шадриков эш визиты белән Чистай районында булды һәм берничә су чистарту объектын карады

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков эш визиты белән Чистай районында булды. Ведомство башлыгы визитының максаты – биредә яшәүчеләргә уңайсызлыклар китерә торган объектларны карау иде. Элегрәк, кабул итү көне кысаларында гражданнар экология министрына Чистайдагы чистарту корылмаларыннан чыккан начар ис проблемасын хәл итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Система искергән һәм шактый матди чыгымнар таләп иткән.

Бүген Александр Шадриков, муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов белән берлектә, яңа төзелә торган биологик чистарту корылмаларында булды. Компания вәкилләре тарафыннан биологик чистарту корылмаларын файдалануга тапшыру буенча юл картасы тәкъдим ителде. «Чистарту корылмаларын җәй азагын көтмичә эшләтә башлавыгыз турында үтенәм, моны мөмкин кадәр тизрәк эшләп, гражданнарның уңайлы яшәү шартларын тәэмин итегез», - дип билгеләп үтте министр. Аның күрсәтмәсе буенча, иртәгә ТР Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре биредә агынты сулардан пробалар алачак.  

«Чистай-Водоканал» АҖнең гамәлдәге чистарту корылмаларының эшен норматив дәрәҗәгә җиткерү мәсьәләләре предприятие вәкилләре белән киңәшмә кысаларында тикшереләчәк, дип хәбәр итте Александр Шадриков. Ул су чистарту технологиясен катгый үтәү зарурлыгына игътибар итте һәм җирле су каналына предприятиеләр белән тыгыз элемтәдә район халкы өчен һәм Зирекле һәм Кама елгаларының чисталыгы буенча пландагы эшләрне торгызу өчен уңайлы мохит булдырырга тәкъдим итте.

Моннан тыш, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау кысаларында табигать саклау ведомствосы башлыгы Берняжка елгасы тирәсендәге участокка да барып кайтты. Министр хәбәр иткәнчә, бу ярны тикшерү өчен урынга белгеч-геологлар чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International