Мишә елгасында су төбе катламнары буенча сайлап алынган анализ нәтиҗәләре әзер

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе белгечләре Мишә елгасының утырма пробаларын алган иде. Анализлар 6 күрсәткеч: рНвод, органик матдә, нитритлы азот, хлоридлар, сульфатлар, нефть продуктлары буенча тикшерелде. Лаборатор тикшеренү нәтиҗәләре су объектындагы концентрацияләрнең рөхсәт ителгән чик микъдарының артуын ачыкламаган, пробалар агулы түгел.

Исегезгә төшерик, Мишә елгасы тамагында элек алынган табигый су пробалары буенча шулай ук күрсәткечләрнең артып китүе ачыкланмаган иде. Эретелгән кислород микъдары билгеләнгән нормативларга туры килә, ә токсикологик анализ нәтиҗәләре уңай түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International