Санитария-экология икеайлыгына старт бирү алдыннан республика муниципалитетлары белән киңәшмә үткәрелде

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Республикада 1 апрельдән санитария-экология икеайлыгы башлана. Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров муниципаль берәмлекләрнең территорияләрне чистарту буенча көчәйтелгән эш режимына күчүгә әзерлеген тикшерде. Киңәшмә, Татарстанда махсус санитария-эпидемиология режимы кертелүгә бәйле рәвештә, видеоконференц-элемтә рәвешендә узды.

Чара барышында коммуналь техниканың әзерлеге, полигоннарның эш режимы, предприятиеләргә һәм оешмаларга, чистарту-җыештыру өчен, районнар һәм шәһәрләр җирлекләрен билгеләү мәсьәләләре каралды. Узган ел йомгаклары буенча “иң-иңнәр” дип табылган муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре икеайлыкка старт бирү алдыннан башкарылган әзерлек эшләре буенча чыгыш ясады.

Фаяз Шакиров, килеп туган бәйләргә бәйле рәвештә, “Экояз 2020” республика акциясен үткәрү концепциясе үзгәрешләргә дучар булачак, дип белдерде. Бу җәһәттән кертеләсе яңалыклар турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International