Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре экологик белемнәр дәресен уздырган

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Ахатин – нәрсә, һәм ни белән туклана ул? Азнакай шәһәре гимназиясендә укучыларга үткәрелгән экология дәресендә бик тә әрсез һәм тавыш-тынсыз “җәнлек” – әкәм-төкәмнәр турында сөйләгәннәр. Министрлыкның Ык буе территориаль идарәсе белгечләре бүләк иткән моллюсклар балаларның ушын алган: алар берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, әкәм-төкәмнәрнең “тормышы-көнкүреше”, бу “җәнлек”ләрне карау-тәрбияләү үзенчәлекләре белән кызыксынган. “Балаларда тере табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләүгә таба төп адымнарның берсе бу, чөнки без аларны кече туганнарыбыз турында кайгыртырга өйрәтәбез бит”, – ди идарә хезмәткәрләре. Дәрес барышында белгечләр балаларга урманнарыбызда яшәүче кыргый хайваннар, шулай ук республика территориясе аша агучы елгалар турында сөйләгәннәр һәм табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшергәннәр. Укучылар викторинада да катнашканнар – табышмаклар чишеп, пазллар җыйганнар. Дәрес ахырында малай-кызлар, дәррәү килеп, экологияне саклау темасына бик матур рәсемнәр ясаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International