Табигатьне бергәләшеп саклыйбыз! Яңа Чишмә районында әнә шундый девиз белән экология дәресе уздырылган

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Яңа Чишмә гимназиясендә үткәрелгән экология дәресендә 8нче сыйныф укучылары көнкүреш калдыкларын ташлау, сулыкларны пычрату, урманнарны саклау турында сөйләшкән. Чара викторина рәвешендә узган – балалар үзләренең проектлары һәм социаль-экологик плакатлары белән таныштырган. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе башлыгы Рәфис Әхмәтҗанов, балалар материалны ныклап үзләштерсен өчен, калдыклар һәм аларны утильләштерү ысуллары турында сөйләгән һәм әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга өндәгән. “Әйләнә-тирә мохит турында кайгырту безнең һәркайсыбыздан башлана. Артыгыздан беркайчан да чүп калдырмагыз, бөҗәкләрне үтермәгез, агачлар утыртыгыз, өмәләрдә катнашыгыз”, – дигән ул. Дәрес барышында укучылар шулай ук экологларның күзәтчелек эшчәнлеге турында сораулар биргән. Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасының юстиция өлкән киңәшчесе  Илсур Гыйльметдинов  аларның һәммәсенә тәфсилләп җавап биргән. “Экологик культураны үстерү тәрбия эшендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Без укучыларда дөрес күнекмәләр һәм экологик гадәтләр булдырырга тырышабыз”, – дип йомгак ясаган мәгариф учреждениесе педагоглары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International