Яшел планетабызны саклыйк! Кама буе территориаль идарәсе белгечләре экология дәресләре үткәргән

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Чаллы шәһәре 9нчы һәм 50нче мәктәпләрендә Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре укучыларны кешенең табигатькә йогынтысы нәтиҗәләре, бүгенге этапта хәл кылырга кирәкле экологик мәсьәләләр белән таныштырган. Дәресләр барышында балаларга “Төбәгебез экологиясе” темасына презентация күрсәтелгән, шулай ук алар иҗади биремнәр үтәгән, кроссвордлар чишкән, әйләнә-тирә мохит турында сораулар биргән һәм экологик мәсьәләләрне хәл кылу юлларын тәкъдим иткән. Укучыларның экология буенча белемнәрен тирәнәйтү, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт һәм Җир йөзендәге барлык тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү –мондый чараларның максаты әнә шул, ди педагоглар.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International