Безнең белән аерып җый! Инспекторлар Чаллыда экология дәресләре уздырган

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Чаллы шәһәре 23 һәм 51нче мәктәпләрендә уздырылган экология дәресләрендә чүп, калдыкларны аерып җыю проблемаларын хәл кылуның системалы ысулы турында сөйләгәннәр. Чаралар барышында укучылар үз йортыңның, ишегалдыңнын чисталыгын гына түгел, бәлки бөтен планетабызның тотрыклы экологик үсешен кайгыртырга кирәклеген аңлаган. Балалар уенга корылган күнегүләр һәм төркемләшеп биремнәр чишү нигезендә тәҗрибә алышып, әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшырту буенча үзләренең тәкъдимнәрен җиткергән. Экологик белемнәр табигатькә китерелгән гамәлләрнең аянычлы нәтиҗәләренә төшенү һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны ничек киметергә мөмкин булуын аңлау өчен һәр кешегә кирәк, ди Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International