Табигатькә бергәләшеп ярдәм итәбез!

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Иҗадилык аша – экология белемнәре нигезләренә өйрәтү. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре Чаллы шәһәре 52нче балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән экология дәресе уздырган. Балалар кошкайлар турында диафильм караган, хайваннар сурәтләре урын алган пазллар җыйган, рәсемнәр ярдәмендә сорауларга җаваплар биргән, ә инде дәрес ахырында экология темасына рәсемнәр ясаган. Чара бик җанлы һәм кызыксындыргыч итеп уздырылган. Сабыйларның әйләнә-тирә мохит турындагы белемнәрен гомумиләштерү, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү һәм барлык җан ияләренә карата кайгыртучанлык күрсәтү – безнең бурычыбыз ул, ди мәгариф учреждениесе педагоглары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International