Планетабызның киләчәге үзебезнең кулларда!

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Кеше эшчәнлеге калдыкларының категорияләре һәм аларны хәл кылуның ихтимал юллары билгеләнгән. Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Казан шәһәре 408нче балалар бакчасында калдыкларны аерып җыю турында экология дәресе үткәргән. Сабыйлар дәрестә, чыннан да, калдыкларның  алга таба эшкәртү өчен чимал булуын аңлап, чүпне аерып җыюның файдалы икәнлеге турында фикергә килгән. Яшь экологлар шулай ук яраксызга чыккан батареяләр җыю акциясендә дә актив катнашкан: алар 38 килограмм химик ток чыганагын җыеп тапшырган. Экологик акциядә актив катнашулары һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәте өчен нәниләрнең ата-аналарына һәм педагогларга Министрлыкның Рәхмәт хатлары тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International