Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узды

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне уздырылды.

Үзәк идарәдә кешеләребезне Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Фәнил улы Шакиров кабул итте. Очрашуда кызыксынулы затларның экологик чараларда катнашуына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Лаеш районында яшәүчеләргә Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский киңәш-табышлар бирде. Кабул итү кысаларында рөхсәт ителмәгән чүплекләр, Каипы һәм Никольское авыллары күлләренең экологик торышы буенча мәсьәләләр тикшерелде.

Балык Бистәсе һәм Әлки районнарында яшәүчеләрнең сорауларын исә Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Тимур Гыйләҗев җаваплады. Чара барышында Балык Бистәсе шәһәр тибындагы бистәсендә яр буйларын ныгыту һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре каралды.

Алынган барлык мөрәҗәгатьләр буенча тиешле җаваплар бирелде, сорауларның бер өлеше буенча контрольлек-күзәтчелек чараларын үткәрү турында карар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International