Министр Александр Шадриков яшь белгечләр белән сөйләште

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

 Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков министрлыкның яшь белгечләре белән түгәрәк өстәл янында очрашу уздырды. Чара “Елның иң яхшы остазы” бәйгесе кысаларында үткәрелде. Бәйгенең исә дәүләт хезмәтендә остазлыкның ролен арттыру, яшь белгечләргә эштә ярдәм кулы сузу бурычын сыйфатлы хәл кылуга сәләтле югары квалификацияле профессиональ остазлар булдыру максатында үткәрелүен билгеләп үтик. “Команда эше башлыча хезмәткәрләрнең үзара аңлашып эшләүләренә бәйле. Без, бергәләшеп, әйләнә-тирә мохитне саклау хакына бердәм максатларга ирешүгә сәләтлебез”, – дип билгеләп үтте министр.

Бәйге йомгаклары буенча 2019 елның иң шәп остазлары министрлыкның Мактау грамоталары белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International