Казанның 80нче мәктәбе укучылары экологларның лаборатория мәшәкатьләренә чумган

2019 елның 29 ноябре, җомга

Казан шәһәре 80нче татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6нчы сыйныфы укучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының аналитик лабораториясендә булып киткән. Биредә аларга Үзәк махсус инспекция белгечләре экскурсия үткәргән. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм “Чиста булачак” яшьләр экологик хәрәкәте активистлары катнашкан.

Шулай итеп, балалар атмосфера һавасына, суга һәм туфракка анализ ясау “кухнясы” белән танышкан. Күзәтүләр һәм тәҗрибәләр мәктәп укучыларында аеруча зур кызыксыну тудырган: алар савыт төбендәге утырманы эреткән, суны “тере”гә әйләндергән, һава компонентларын аерып караган.

“Балаларның табигать белән турыдан-туры аралашуы, күзәтүләр, экспериментлар экологик белем һәм тәрбиянең бик тә кирәкле өлеше булып тора, – ди Үзәк махсус аналитик контрольлек инспекциясе җитәкчесе урынбасары Андрей Бодяжин. Мондый экскурсияләр лабораториядә даими уздырыла”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International