Экологлар Чаллыда балаларның әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсендә аң-белемнәрен арттырган

2019 елның 15 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының күчмә экологик лабораториясе Чаллы шәһәре “Дуслык” 59нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар янында кунак булып киткән. Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре балаларга су, һава, туфрактан ничек итеп пробалар алу турында сөйләгән һәм күрсәткән. Әңгәмә барышында экологиянең нәрсәдән гыйбарәт икәнлеге, калдыкларның нинди төрләрен эшкәртүгә тапшырырга мөмкин  булуы ачыкланган. Чараны оештыручылар табигатьне сөюче нәниләргә бүгенге дөньяда эколог һөнәренең бик кирәкле һөнәр булуы турында сөйләгәннәр. “Мондый чаралар балаларда табигатьне ярату хисен үстерүгә, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның әйләнә-тирә мохит турында аң-белемнәрен баетуга ярдәм итә”, – ди экологлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International