Казанда мәктәп укучыларын экология турында кайгыртырга өйрәттеләр

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре, экологиягә сакчыл карашны популярлаштыру максатыннан, Казан шәһәре 5нче лицеенда укучылар өчен экология дәресе үткәрде. Экологлар аларга җиңел генә телдә табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай итеп, балалар иң элек кешенең әйләнә-тирә мохиттә нинди роль уйнавын бик яхшылап белүгә иреште. Алар актив төстә әңгәмәгә кушылды, күп кенә сорауларга җааплар бирде, табигать белән бәйлелекне билгеләде. Дәрес ахырында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгече Һиндия Гәрәева укучыларга экологик зарядка үткәрде. “Уен рәвешендәге мондый дәресләр балаларга көндәлек тормышларында экологик гадәтләргә ияләшергә ярдәм итә. Ә иң мөһиме – балалар әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карый, аны тоя һәм аңлый башлый”, – ди экологлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International