Лениногорск районында 10 мең кв.м. мәйданда “кыргый” карьер торгызылган

2019 елның 1 ноябре, җомга

Лениногорск районында “кыргый” карьер торгызылган. Биредә яшәүчеләр кайчандыр Савочкино авылы янындагы хуҗасыз урынга көнкүреш калдыкларыннан һәм корыган ботаклардан зур гына чүплек ясап куйган булган. Менә хәзер район Башкарма комитеты Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән төзелгән килешү кысаларында, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләнелгән штрафлар хисабына, 9396 кв.м. мәйдандагы җир кишәрлеген рекультивацияләгән. Тәгаенләп әйтсәк, территорияне планлаштыру үткәргән, карьерга грунт, туфракның уңдырышлы катламын  җәйгән, карьерның калкулыклы урыннарын тигезләгән.

Башкарма комитетның табигатьне саклау чараларын тормышка ашыру буенча алга таба корылган планнарында – шулай ук Письмянка станциясендә “кыргый” карьерны рекультивацияләү, Ивановка, Яңа Чыршылы авылларында һәм Письмянка станциясендә чистарту корылмалары төзелешен проектлау, мәдәният һәм ял паркын яшелләндерү чараларын оештыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International