“Яшел Татарстан” дигән яңа дәреслекләр буенча экология дәресләре башланган

2019 елның 18 октябре, җомга

Дәреслекләр эшкә җигелгән! Татарстан Республикасы экосыйныфларында укучылар яңа экологик кулланмаларның тәүге битен ачкан. Бүген табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру өчен көрәшүчеләр Казан шәһәре 35нче лицеенда “Яшел Татарстан” дигән яңа дәреслек буенча тәүге ачык экология дәресе уздырган. Сүз уңаеннан, быел ике белем бирү-агарту басмасы: 1нче сыйныф укучылары өчен “Яшел сукмак” эш дәфтәре һәм бишенче сыйныфлар өчен “Яшел Татарстан” дәреслеге бастырып чыгарылуын искә төшерик. Әлеге дәреслек-кулланмалар, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Татармультфильм” иҗат берләшмәсе ярдәмендә, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тырышлыгы белән булдырылган. Кулланмаларның һәркайсы 1,5 мең данәдә басылып чыккан. Киләсе елга 2,6 сыйныф укучылары өчен, бер елдан соң – 3һәм 7 сыйныф укучылары өчен материаллар бастыру һәм аларны татар теленә тәрҗемә итү күздә тотыла.

Чарада катнашучыларны беренче катта китап геройлары – Экомен һәм Алтынчәч каршы алган. Проект авторлары – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе начальнигы Дамир Вәлиуллин, биология фәннәре докторы, Казан Федераль Университеты профессоры Илгизәр Рәхимов та яшь экологлар янына кунакка килгән. Алар укучыларга экология турында кызыклы фактлар китергән, “Яшәү мохите һәм аның тере организмнарга йогынтысы” дигән темага дәрес үткәргән.

“Әлеге кулланма – илебездә һәм, гомумән, дөнья күләмендә табигатьтәге процесслар турында җиңел генә  өйрәнү-өйрәтү мөмкинлеге бирүче инструмент. Укучыларга әйләнә-тирә мохитебезне саклауда ничегрәк катнашып булуын өйрәтүче дәреслек”, – дип билгеләп үкән Дамир Вәлиуллин. Ул балаларны зеленыйтатарстан.рф сайтында теркәлергә, белемнәрен киңәйтергә, төрле бәйгеләрдә катнашып, матур гына бүләкләр алырга чакырган.

Илгизәр Рәхимов, үз чиратында, укучылар белән кире элемтә булдыруның – алардан әлеге басма турында фикерләр, киңәш-тәкъдимнәр ишетүнең мөһимлеген басым ясап әйткән. Бу дәреслекләр методикасын яхшырту, камилләштерү мөмкинлеге бирәчәк, дигән ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International