Татарстанның Экология министрлыгы бинасының тирә-юнен иң яхшы бизәгән-караган өчен 1 урынга чыккан

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Ратушасында “Чәчәк атучы Казан” һәм “Чәчәк фестивале” бәйгесендә җиңүчеләр исемнәре аталган. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең рәсми сайтында хәбәр ителә. Быел бәйгегә барлыгы 308 гариза тапшырылган. Иң яхшы хезмәтләрне, интернетта тавыш бирү юлы белән, шәһәребездә яшәүчеләр сайлап алган. Барлыгы  8499 кеше конкурста катнашучылар өчен һәм күңелләренә хуш килгән объектлар өчен тавыш биргән. Ишегалларын, биналар фасадларын һәм аларның тирә-юнен җәй буе бизәп торган иң яхшы композицияләр авторларына бүләкләрне башкалабыз мэры Илсур Метшин тапшырган. “Оешмалар һәм предприятиеләрнең тирә-юнен иң яхшы бизәгән-караган өчен” номинациясендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы беренче урынга лаек дип табылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International