Арча районында эшкәртүгә багышланган көн узды

2019 елның 11 октябре, җомга

Кирәкмәс әйберләрне ыргытуның бернинди дә авырлыгы юк, ә менә аларга икенче сулыш өрү... Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Арча үзәк китапханәсендә икенчел чималдан кием-салым ясау-тегү буенча конкурс үткәрде. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырылды: “Яраксыз материалдан һәм икенчел чималдан иң креатив әйбер”, “Иң үзенчәлекле әдәби герой костюмы”. Чарада шулай ук Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик агарту һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә эшләү бүлеге начальнигы Ольга Артемьева катнашты.

“Икенчел чимал – тормышта кулланып була торган менә дигән материал. Конкурста катнашучылар бик күп гаҗәеп образлар күрсәтте. Беренче карашка, аларның чүптән генә ясалуына ышанып та булмый”, – дип билгеләп үтте  Ольга Артемьева.

Конкурс хезмәтләрен күрсәтү концерт номерлары, мультипликацион роликлар белән үрелеп барды, китапханә хезмәткәрләре шулай ук урманда яшәүчеләр тормышы турында кечкенә генә спектакль күрсәтте. Чара ахырында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International